Борнай мәчетендә ремонт эшләре башланачак

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Борнай мәчетендә ремонт мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Очрашу барышында бинаның түбәсен ремонтлау, цоколь өлешен гидроизоляцияләү  кебек беренче дәрәҗәдәге бурычлар билгеләнде.

Борнай мәчете - федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. 1872 елда Казанның Иске Татар бистәсендә төзелгән. Хәзерге вакытта дин йорты эшли һәм бер үк вакытта 250 кешене сыйдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International