Закон белән сакланыла торган кыйммәтләргә зыян салуны кисәтү программасы турында иҗтимагый фикер алышу

2021 елның 24 сентябре, җомга

Комитет тарафыннан 2022 елга Татарстан Республикасы территориясендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектларының, җирле (муниципаль) әһәмияттәге мәдәни мирас объектларының, ачыкланган мәдәни мирас объектларының торышына, аларны тотуга, саклап калуга, алардан файдалануга, аларны популярлаштыруга һәм дәүләт саклавына зыян китерүне (зыянны) профилактикалау программасы әзерләнде.

Программа буенча иҗтимагый фикер алышуда катнашырга чакырабыз.

Текст "Эшчәнлек" бүлегендә, "Дәүләт күзәтчелеге (контроле) бүлекчәсендә, "Мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау" рубрикасында урнаштырылган.

Сораулар, тәкъдимнәр, кисәтүләрне Oksana.Veriya@tatar.ru электрон почта адресына 2021 елның 1 ноябрь 12 сәгатькә кадәр җибәрергә кирәк. Аноним мөрәҗәгатьләр каралмый.

https://okn.tatarstan.ru/profilaktika-narusheniy-obyazatelnih-trebovaniy.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International