Биектау районының Хохлово авылында урнашкан «Введенская чиркәве, 1704 ел, XVIII гасыр ахыры» мәдәни мирас объекты дәүләт милке булырга тиеш.
Прокуратура Сак комитетының рәсми хатын кабул итте һәм муниципалитетка дәгъва белән объектны дәүләт кадастр исәбенә куюны һәм аңа муниципаль милек хокукын теркәүне, шулай ук Федераль закон таләпләренә туры китереп, храмны саклау буенча тиешле чаралар күрүне тәэмин итүне таләп итәргә мөрәҗәгать итте.
Хәзер бу гыйбадәтханә эшләми һәм милекчесе юк.
Элегрәк Комитет хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү уздырылган һәм гыйбадәтханәнең техник торышына акт төзелгән иде. Мәдәни мирас объекты канәгатьләнерлек хәлдә түгел.
Комитет район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итсә дә, хәзерге вакытка кадәр дәүләт кадастр исәбенә куелмаган, авыл җирлеге балансында ул исәпләнми һәм җирле бюджетта ремонтка, реставрацияләүгә һәм теркәү гамәлләренә чыгымнарны финанслау 2021 елга объект буенча каралмаган.
Шуның нигезендә Комитет район прокуратурасына прокурор җавабы чаралары күрүне сорап рәсми хат юллады.