Бүген республика Дәүләт Советында мәдәни мирасны саклау турында сөйләштеләр

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советының тарихи мирас һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре буенча профильле комитеты утырышы булды. Төп доклад белән Комитет рәисе Иван Гущин чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы 4 елда тарихи җирлекләрне төзекләндерүгә һәм уңайлы тирәлек булдыруга капиталь кертемнәр күләме якынча 3 миллиард сум тәшкил иткән.  Республикада шундый 13 җирлек бар, алар территориясендә Татарстанның барлык мәдәни мирас объектларының яртысыннан күбрәге урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International