«Алтын дага» мәдәни-рекрация кластеры проекты «Тарихи җирлекләр» номинациясендә уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Аны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан 56 миллион сумнан артык акча бүленәчәк.
Булачак ял зонасы территориясе Биләр тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы составына керә һәм «Изге Чишмә» юлында урнашкан. Ул районның иң төп истәлекле урыннарының берсе булып тора һәм бирегә ел саен йөз меңнән артык кеше килә.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында инфоүзәк төзү планлаштырыла, анда экскурсиягә заказ бирергә, сувенирлар сатып алырга мөмкин булачак. Парклар мәйданчыгы, кемпинг зоналары, кунак йортлары, кафелар, елга һәм пляж буйлап беседкалар булдырылачак.
Боларның барысын да, археология һәйкәлләрен саклап, табигый ландшафтка аз зыян салу белән эшләү күздә тотыла.
Тәкъдим ителә торган карарлар табигый материаллар һәм традицион архитектура формаларын куллануны күздә тота.