ТР Мәдәни мирас обектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәлак булган сугышчылар һәйкәлен карады

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Бүген ТР Мәдәни мирас обектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм ведомство хезмәткәрләре 1823 елда төзелгән «Казанны алганда һәлак булган сугышчылар һәйкәл-гыйбадәтханә»не карады.

Социаль челтәрләрдә чит кешеләрнең объектка ирекле керүе турында бастырылган мәгълүматны тикшерү барышында ян ишекләрнең берсендәге йозакның ватылган булуы ачыкланды.  Хәзер ул тиешле хәлгә китерелгән. Барлык керү урыннары да ябык һәм сигнализациягә куелган.

Шәхси сак предприятиесе белән килешү төзелгән һәм тиз килеп җитү системасы тоташтырылган.  Территориянең өлешчә җимерелгән тышкы киртә секцияләре торгызылачак.  Шул рәвешле, чит кешеләрнең мәдәни мирас объектына керүенә тулысынча юл ябылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International