Татарстан Премьер-министры Алабугада И.Шишкин музеенда булды

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Алабугадагы реконструкциядән соң ачылган Шишкин музеенда булды.

Тышкы яктан да, бина эчендә дә зур эш башкарылган. Бинаның нигезе ныгытылган, фасадтагы һәм гөмбәзләрдәге ярыклар бетерелгән.

Түбә, тәрәзә һәм ишекләр, инженер челтәрләр алыштырылган.

Музей интерьерлары, штукатур бизәлеше һәм декор элементлары реставрацияләнгән. Бина физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен яраклаштырылган.

Моннан тыш, территорияне төзекләндерү эшләре дә башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, И.И. Шишкин мемориаль йорты федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора. Ул 1835 елда рәссамның әтисе тарафыннан төзелә. Өйдә Иван Шишкинның балалык һәм яшүсмер еллары узган. Экспозициядә аның күп санлы гаиләсе әгъзалары әйберләре генә түгел, рәссамның үз шәхси предметлары да тәкъдим ителгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International