Казан Кремле ансамблендә комплекслы ремонт-реставрация эшләре башланды

2021 елның 14 августы, шимбә

Казан Кремлендә комплекслы ремонт-реставрация эшләре башланды. Тарихи-архитектура ансамбленең күп кенә мәдәни мирас объектларының тышкы күренеше яңартылачак.

Губернатор сарае 1845-1848 еллар. Хәзерге вакытта ТР Президенты резиденциясе.

Сарай фасад эшләрен көтә. Аны чистарту, штукатурлау һәм яңадан буяу көтә.

Архиерей  йорты 1829 ел. Архитектор А.К. Шмидт

Хәзерге вакытта бинаның диварлары чистартыла. Аннары фасадлар ремонтланачак һәм буялачак. Инвалидлар файдалана торган пандуслар алмаштырылачак.  Болдыры ремонтланган.

Юнкер училищесы. 1840 ел. Архитекторы П.Г. Пятницкий.

Аның диварлары ремонтланачак һәм буялачак, металл ишекләр, түбәсе ремонтланачак.

Хәзер бинада музей урнашкан. Алар берничә: Бөек Ватан сугышы музее, Милли сәнгать галереясе, «Эрмитаж-Казан» үзәге.

Пушка сарае. Көнчыгыш корпус 18-19 гасырлар. 

Бинаның фасады, ишекләре һәм түбәсе ремонтланачак.

Төньяк корпус 17-18 гасырлар.

Эчке диварлар һәм фасадлар, болдыр һәм балкон ремонтлана. Шулай ук баганалар чистартылып, яңадан буялачак.

Коймалар һәм капкалар сүтелер дип ниятләнә.

Манеж 1880 елда төзелгән.

Аның фасадлары, металл рәшәткәләре, тәрәзәләре һәм болдыры ремонтлана һәм яңадан буяла.

Башта Юнкерлар училищесы курсантлары укыган. Хәзер биредә күргәзмә залы урнашкан.

Шулай ук крепость стенасының аерым учактоклары да ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International