Паулуччи утарында парк булдыру мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды

2021 елның 13 августы, җомга

Бүген Югары Осланда Ключищи авылында урнашкан Паулуччи утарының парк агачлары язмышы турында фикер алыштылар.  Анда дәүләт хезмәтләре вәкилләре генә түгел, парк зонасы булдырырга тәкъдим иткән авыл халкы да катнашты.

Хәзерге вакытта Паулуччи паркы мәдәни мирас объектлары билгеләре булган объектлар исемлегенә кертелгән. Әлеге территориянең тарихи-мәдәни әһәмиятен карау буенча комиссия төзелде. Үз эшенең нәтиҗәләрен ул быелның 28 сентябренә кадәр хәбәр итәргә тиеш.

Моннан тыш, хәзер контроль-күзәтчелек органнары тарафыннан җир кишәрлеген физик зат сатып алуның законлылыгын тикшерү уздырыла.

Тикшерү нәтиҗәләренә һәм эксперт комиссиясе эшенә бәйле рәвештә, идеяне тормышка ашыруның алдагы механизмы - парк зонасын булдыру эшләнәчәк.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International