Буа шәһәрендә урнашкан «Реаль училище» мәдәни мирас объектында реставрация эшләре башлана

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Буа шәһәрендә урнашкан «Реаль училище 1908-1910 еллар» мәдәни мирас объектында реставрация эшләре башлана.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты эшләр уздыруга рөхсәт бирде.

Хәзер бу бина күбрәк ветеринария техникумы буларак билгеле. Ләкин ул һәрвакыт алай булмаган.

19 гасыр ахырында Буада укучылар өчен яңа бина таләп иткән беренче һөнәрчелек мәктәбе барлыкка килә. 1907 елда кирпеч бина төзү өчен шәһәр хакимияте җир участогы бүлеп бирә һәм 30 мең сум күләмендә дәүләт ссудасын алалар.

Бинаның диварын Спас өязенең Танкеевка авылында яшәүче крестьян Ф.С.Шамонов алып бара, техник күзәтчелекне инженер Ф.О.Ливчак башкара.

Төзелеш эшләре 1910 елда төгәлләнгән.

Проект шулкадәр уңышлы булып чыккан ки, Халык мәгарифе министрлыгының сәнәгать училищесы бүлеге аны үрнәк-типик итәргә кирәк дип саный.

Совет хакимияте елларында биредә башта квалификацияле эшчеләрнең һөнәри мәктәбе урнашкан була.  слесарь, Биредә токарь, столяр һәм кою эшләренә өйрәнәләр.

 1931 елда бинаны ветеринария техникумына тапшыралар, ул хәзер дә шунда урнашкан.

Беренче этапта фасадны чистартырга һәм реставрацияләргә, юкка чыккан декоратив элементларны кире кайтарырга, штукатурканы төзекләндерергә һәм бинаны буярга кирәк.

Моннан тыш, тәрәзәләрне алыштырырга кирәк.  Хәзер бинадагы тәрәзәләр пластик. Ә элеккегеләре агач булган. Аларны кире торгызу зарур.

Алга таба, расланган проект буенча, ремонт-реставрация эшләре бинаның түбәсендә, подвалда һәм эчке интерьер биналарында башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International