Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетының Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы территориясендә мәдәни мирас объектларыннан тиешенчә файдаланмау факты буенча шәрехләре
Комитет социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларындагы ике борынгы гыйбадәтханәне ашлык саклак амбары һәм йорт хайваннары өчен абзар сыйфатында куллану фактлары буенча җавап бирде.
Танкеевка авылындагы 1859 елда төзелгән Троица Живоначальной чиркәве һәм Щербеть авылындагы 1761 елда төзелгән Михаил Тверский чиркәве төбәк әһәмиятендәге 1мәдәни мирас объектлары. Хәзерге вакытта объектларның милекчеләре юк.
Комитет, Спас муниципаль районының җирле үзидарә органнары белән берлектә, ашыгыч консервация эшләрен оештыру турында карар кабул итте. Гыйбадәтханәләргә керү якын арада тулысынча ябылачак, объектларда эшләр дүшәмбе көнне үк башланачак. Хәйриячелек кысаларында объектны консервацияләү чараларын гамәлгә ашыруга берничә төзелеш оешмасы теләк белдергән.
Моннан тыш, Комитет рәисе Иван Гущин һәм Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтов шулай ук объектларны кадастр исәбенә кую һәм хуҗасыз милекне милеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бергәләп эшләү турында килештеләр.
Комитет республика территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын саклап калу эшендә ярдәм итүче мәгълүмат өчен барлык гражданнарга, иҗтимагый оешмаларга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт белдерә.