Цифрлы дәүләт хезмәтләре

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты цифрлы форматта күбрәк дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итә.

Сезгә җир кишәрлегендә мәдәни мирас объектлары булу яисә булмау турында бәяләмә кирәкме?  Хәзер моны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең бердәм порталы аша читтән торып эшләргә мөмкин.

https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/24466

Хезмәтне алу өчен таләп ителгән документлар пакетын җыярга һәм гади электрон имза белән гариза бирергә кирәк.  Аны кергән көнне теркәп куялар. Күрсәтелә торган дәүләт хезмәте нәтиҗәләрен дә электрон формада ала аласыз.  Моннан тыш, файдалануның режимы, авырлыклар булу-булмау, тарихи-мәдәни экспертиза уздыру зарурлыгы һәм башка бик күп нәрсәләр турында өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.

Мондый механизм хәзерге вакытта мәдәни мирас объектында төзелеш эшләренә рөхсәт алганда гамәлдә.

https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/24451

һәм объектны файдалануа тапшыруга: https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/24451

Бу дәүләт хезмәтләрен хәзер шулай ук электрон рәвештә дә кулланып була. Мондый формат документлар тапшыру процедурасын җиңеләйтә, гаризаны карау һәм җавап алу срокларын тизләтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International