Бүген 1853 елда төзелгән «Марков йорты» (архитекторлар - П.Чернецкий, Ф.Р.Амлонг) ачыкланган мәдәни мирас объектында янгын чыкты. Бина Казан шәһәре, Бауман урамы, 27 йорт адресы буенча урнашкан.
Комитет хезмәткәрләре оператив мәгълүмат алу һәм бинага килгән зыянны билгеләү өчен объектка барды.
Янгын бинаның чормасында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта аның мәйданы 60 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын тиз арада сүндерелде.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе түбәдә һәм чормада ремонт эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын үтәмәү булган. Тиешле тикшерү уздырганнан соң төгәл бәяләү компетентлы органнар тарафыннан биреләчәк.