Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде

2021 елның 9 июле, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә реконструкцияләү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде. Ул Казан Кремлен реконструкцияләү барышы белән танышты, шулай ук федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты – Ушкова йортын карады. Кремль урамы, 33 йорт адресы буенча урнашкан әлеге бинада элегрәк Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан иде.

Президентка мәдәни мирас объектын куллану концепциясен эшләү турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов эшләрне Ушкова йортының элеккеге күренешен үзгәртмичә башкарырга кушты. Моннан тыш, бүгеннән үк бинаны алга таба файдалану вариантларын уйларга кирәк. Шул исәптән җәмәгать киңлеге буларак та.

Күчмә киңәшмәдә ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International