ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты оешуга - 3 ел

2021 елның 28 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты үзенең оешуына 3 ел тулуны билгеләп үтә. 2018 елның 28 июнендә аны төзү турындагы указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде.

Бу вакыт эчендә Комитет мәдәни мирас объектларын ачыклау, исәпкә алу һәм саклау буенча үзенә йөкләнгән бурычларны гамәлгә ашыра, аларның саны елдан-ел арта бара. Хезмәткәрләр көн саен тарихи кыйммәткә ия биналарның һәм территорияләрнең торышын тикшереп торалар. 

Реставрация, проектлар әзерләү, экспертиза ясау, паспортлаштыру, археологик тикшеренүләр һәм инвесторларны эзләү - Комитет гамәлгә ашыра торган һәм мәдәни мирасны саклап калу эшен яңа, системалы эш дәрәҗәсенә чыгара торган масштаблы эшчәнлекнең бер өлеше генә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International