Чистайда төзекләндерү эшләре башкарган вакытта борынгы күпер фрагменты табылган

2021 елның 29 мае, шимбә

Борынгы Чистай шәһәренең үзәк мәйданында төзекләндерү эшләре башкарган вакытта, асфальт астында борынгы күпер фрагменты табылган. Аны якынча 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башында төзелгән дип фаразлыйлар.

Комитет тарафыннан башка эшләре тиз арада туктатылган.

Хәзерге вакытта территориядә тарихи-мәдәни экспретиза үткәрү мәсьәләсе тикшерелә. Брусчатканыд кыйммәтен бәяләп, аны ачыкланган археологик мирас объектлары исемлегенә кертү мөмкинлеген ачыкларга кирәк.

Моннан тыш, территорияне төзекләндерү буенча проект документларына да үзгәрешләр кертү мәсьәләсе карала. Бер вариант буенча, табылган борынгы мәйдан фрагментын музейфикацияләүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International