Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Григорий Орджоникидзега “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.
Очрашу барышында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты сессиясен Россиядә (Казан шәһәре) 2022 елда уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Юбилей датасында Россиядә шундый масштаблы форумны уздыру, һичшиксез, халыкара аренада илебез абруен арттырачак.
Сессияләр 12-14 көн узачак, катнашучылар саны – 3 меңнән дә ким түгел. Комитет 167 илдә 1121 мәдәни һәм табигый объект (шул исәптән Россиянең 30 объекты) исәпләнгән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеген формалаштыру өчен җавап бирә.