Комитетта археология һәм мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вакантлы вазифасына конкурс комиссиясе утырышы узды

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин рәислегендә археология һәм мәдәни мирас объектларын исәпкә алу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вакантлы вазифасына конкурс комиссиясе утырышы узды.

Конкурс турында мәгълүмат Комитетның рәсми сайтында һәм Федераль мәгълүмат системасында урнаштырылган иде. Россия Федерациясенең кандидатка булган таләпләргә җавап биргән һәр гражданы конкурста катнаша алды.    

Конкурс ике этапта үткәрелде - тестлаштыру һәм шәхси әңгәмә. Төп максат дәгъвачыларның һөнәри дәрәҗәсен бәяләүдән гыйбарәт иде.    

Конкурс комиссиясе карары белән җиңүче комитетының дәүләт граждан хезмәтенә кабул ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International