Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты “Казан Кремле” музей-тыюлыгы белән шәһәрнең Идел буе балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия оештырды.
Экскурсоводлар балаларга ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектының тарихы турында сөйләде. Аларны элеккеге Губернатор, хәзерге Президент сарае территориясенә алып керде. Шулай ук алар өчен Казанның иң мәшһүр символы – Сөембикә манарасы да үз ишекләрен ачты. Манараның гаҗәп тарихы турында Комитет рәисе Иван Гущин сөйләде һәм аның буенча экскурсия үткәрде. Балалар борынгы һәйкәлләр турында гаҗәеп тарихлар ишетеп кенә калмыйча, аларны үз күзләре белән күрү бәхетенә дә иреште.
Экскурсия чәй табыны артында көне буе алган хис-кичерешләрне уртаклашу белән тәмамланды.