Казанда «Казан университетның астрономия обсерваторияләре дөнья мәдәнияте һәм фәнендә» дигән халыкара түгәрәк өстәл уза

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Казанда «Казан университетның астрономия обсерваторияләре дөнья мәдәнияте һәм фәнендә» дигән халыкара түгәрәк өстәл уза.

Көн тәртибендә дөньяда һәм Россиядә астрономия үсешенең перспектив юнәлешләренә, шулай ук Казан университетының астрономия обсерваторияләренең универсаль кыйммәтләренә бәйле мәсьәләләр карала.

Түгәрәк өстәл эшендә ЮНЕСКО галимнәре, белгечләре, федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнаша.

Онлайн форматта ЮНЕСКОның Милләтара диалог буенча Махсус Илчесе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе, РФ Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны дәүләт саклау департаменты директоры урынбасары Николай Никифоров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Казан университетының астрономик обсерваторияләре буенча әлеге объектларны ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен номинацион досье өстендә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International