Комитет хезмәткәрләре X Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре халыкара видеоконференциясендә катнашты

2021 елның 2 апреле, җомга

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре X Евразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләре халыкара видеоконференциясендә катнашты.

Анда катнашучылар бүгенге көндәге актуаль проблемалар һәм аларны хәл итү юллары хакында фикер алышты. Көн тәртибендә COVID-19 нең мәдәни туризмга йогынтысы, аның нәтиҗәләре һәм яңа мөмкинлекләр каралды. Нәкъ менә пандемия конференциянең форматына үзгәрешләр керткән – аны onlain режимга күчергән.

Мөмкинлекләр арасында аеруча виртуаль туризмны үстерү темасы кызыклы. 11 ил үз шәһәрләренең виртуаль күргәзмәләрен һәм мәдәни мирас объектларын тәкъдим итте.

Моннан тыш, заманча шәһәрне планлаштыру шартларында саклап калу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәгълүмат алмашу саклап калуның алымнарына киңрәк карау мөмкинлеген бирә. Әлеге юнәлешләр буенча дөньяның төрле илләрендә ничек эш итүләрен күреп һәм ишетеп була. Катнашучыларның киң географиясе (ә алар 60 иде) һәм тәкъдим ителгән шәһәрләрнең саны мондый темадагы чаралар белән кызыксыну көчле булуны күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International