Казанның Пушкин урамында урнашкан тарихи баскыч дәүләт сагына куелды. Шул хактагы боерыкны 2021 елның 19 мартында ТР мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Иван Гущин имзалады.
2020 елның октябрендә җәмәгатьчелек игътибарын бинаның хуҗасы тарафыннан 19 гасырда ясалган чуен баскычны сату очрагы җәлеп иткән иде.
Комитет социаль челтәрләрдә чыккан белдерүгә һәм хәбәрләргә оператив рәвештә җавап бирде, бинадагы теләсә нинди эшләргә мораторийны салды, шул рәвешле баскычны сүтүне туктатты. Татарстан мәдәни мирас үзәге һәм Комитет белгечләре бинаның тарихи-мәдәни кыйммәтен билгеләү максатыннан тарихи-архив тикшеренүләре үткәрде. Нәтиҗәләр буенча бинаны шәһәр өчен әһәмиятле объектлар исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.
Бу статуста түбәндәгеләр саклана: күләмле киңлек композициясе, йорт төзелгән материаллар, фасадларның бизәкләре, түбәнең конфигурациясе һәм материаллары. Саклау исемлегенә беренче һәм икенче кат бүлмәләрен бәйләүче баскыч та кертелгән.