Комитет хезмәткәрләре Уфа шәһәрендә Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнары семинар-киңәшмәсендә катнаша

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хезмәткәрләре Уфа шәһәрендә Идел буе федераль округының мәдәни мирас объектларын саклау органнары семинар-киңәшмәсендә катнаша.

Киңәшмәнең төп темасы – Россия Мәдәният министрлыгының территориаль идарәләренең Россия Федерациясе тарафыннан тапшырылган объектларны саклап калу, алардан файдалану, аларны популярлаштыру һәм дәүләт саклавы өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча мәдәни мирас объектларын саклауның төбәк органнары белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча фикер алышу.

Семинар - мирасны саклауның актуаль проблемалары буенча фикер алышу өчен яхшы мәйданчык.  Тарихи җирлекләр төзү тәҗрибәсе һәм аларның территорияләрендә тарихи һәм архитектура һәйкәлләрен саклау эшчәнлеге каралачак.

Семинарда катнашучылар шулай ук «Борынгы чорлар  юлы белән» күргәзмәсе белән таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International