180 еллык бина - «Мазут йорты»н консервацияләү тәмамланды

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Мехчылар урамындагы, 2 йорт адресы буенча урнашкан 180 еллык бина - «Мазут йорты»н консервацияләү тәмамланды. Объект тулысынча ябылган һәм хәзер анда чит кешеләр керә алмый. Консервацияләү эшләре Яңа ел бәйрәмнәре вакытында башланып, ике айдан артык дәвам иткән. Әлеге вакыт аралыгында иреклеләр 250 капчыктан артык чүп җыйган. Беренче катның барлык тәрәзәләре дә калай белән томаланган, ике йозаклы тимер ишек урнаштырылган.

Волонтерлар ярдәменнән башка бу эшне башкарып чыгып булмас иде. Комитет акциядә катнашучыларга һәм әлеге проектка булышучыларга рәхмәт белдерә.

https://web.telegram.org/#/im?p=@arhitekturasi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International