Татарстанда яңа «Кайгырту» сервисы эшли

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елда Татарстанда халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча «Кайгырту» платформасы эшли башлады. Әлеге кушымта ярдәмендә кешеләр 8 төр социаль ярдәм турында мәгълүмат ала, шулай ук түләүләрне алу өчен автомат рәвештә гариза яза ала.

2021 ел ахырына кадәр «Кайгырту» сервисында социаль ярдәм чаралары 8дән 15 кә кадәр артачак.

Кушымтаны App Store һәм Google Play да йөкләтеп алып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International