Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казанның тарихи җирлекләрендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Утырышта катнашучылар берничә проектны, шул исәптән Иске Татар бистәсе территориясен үстерүнең мастер-планын, шулай ук тарихи корпусларның берсен торгызып, «Арт Сити» торак комплексында күп функцияле сәүдә үзәген төзү проектын карадылар.

Иске Татар бистәсенең көньяк өлешен үстерү проекты турында МАРХИ укытучысы, «Рождественка» архитектура бюросы генераль директоры, «РЕ-мәктәп» җитәкчесе Наринэ Тютчева сөйләде. Әлеге территория Казан үзәгенең истәлекле урыннарының берсе булып тора һәм зур туристик потенциалга ия. Тарихи яктан бу урын куәтле сәнәгать үзәге һәм республика башкаласының мәдәни үзәге булган. Әмма буыннар алмашуы һәм җирле халыкның тарихи хәтерендә урбанизациянең тиз үсүе белән өзеклек барлыкка килгән.

Тәкъдир итү барышында Рөстәм Миңнеханов архитекторларның тарихи мохитне саклау һәм торгызу, шулай ук мәдәни мирас объектларын актуальләштерү тәкъдимнәре белән танышты. Моннан тыш, стратегик карарлар арасында территориянең табигый ландшафтын шәһәрнең табигый каркасын үстерү концепциясе белән координацияләргә, җәяүлеләр йөрешләре тоташуын активрак үстерергә, шулай ук территорияне шәһәрлеләр өчен кирәкле функцияләр белән тулыландырырга тәкъдим ителде.

Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсен үстерү шәһәрлеләр өчен уңайлы киңлек булдырырга һәм туристлар агымын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәгенә игътибар итте. "Һичшиксез, әлеге эшне мантыйкый азагына җиткерергә кирәк. Бу – башкалабызның иң кыйммәтле һәм матур урыннарыннан берсе. Анда бик күп кыйммәтле тарихи объектлар урнашкан. Аларны сакларга кирәк", - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнехановка «Арт Сити» торак комплексында тарихи яктан шәһәр барлыкка китерүче объектны торгызу белән күп функцияле сәүдә үзәге проектын тәкъдим иттеләр. Торгызыла торган тарихи объектның фасады сәүдә үзәге проектына кертелер дип көтелә. Объект Ершов урамының беренче линиясендә урнашачак. Комплекс янында Дан аллеясын төзекләндерү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы Президентына шулай ук КДАТУның шәһәр төзелеше кафедрасы мөдире Александр Дембич исеменнән комиссия әгъзаларының комментарийларын тәкъдим иттеләр. Ул, шул рәвешле, җир өстендә тарихи бинаны торгызу һәм яшел зоналарны төзекләндерү өчен күбрәк урыннар бушатып, коммерциячел мәйданнарны җир астында урнаштыру мисалларын тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән проектны нигез итеп Ершов урамы һәм парковка урынын эшләп бетерү турында карар кабул ителде.

Соңыннан шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина 2 проект тәкъдим итте. Шуларның берсе – Нур Баян урамындагы торак комплекс – Рөстәм Миңнеханов бинаның (6 кат) катларына игътибар итте һәм әлеге проект белән шәхсән үзе танышу турында карар кабул итте. Икенче объект – УРАМ Яшьләр үзәгенең ябык түбәле экстрим паркы. Илсөяр Төхвәтуллина бинаның фасадын төрле артэлементлар белән бизәргә тәкъдим итте. ТР Президенты вариантлар эшләргә һәм аларны карауга тапшырырга кушты.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International