ТР Дәүләт мәдәни объектларны саклау комитеты хезмәткәрләре Яңа Татар бистәсендә урнашкан «Торак йорт, 19 гасыр» («Мазут», 1840 нчы еллар» Сәүдә оешмасы конторасы) тарихи бинасын консервацияләүдә катнашты. Акцияне "Архитектурасы" telegram-каналы администраторы Ян Гордеев оештырды.
Эшләрне башкаруга рөхсәт лицензияле оешма тарафыннан 6 гыйнварда бирелгән иде. Ай дәвамында волентерлар йортта янгыннар чыгуга юл куймас өчен төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын җыйган. Тиздән бина тулысынча консервацияләнәчәк.
Бина ТР Дәүләт мәдәни мирасны саклау комитеты тарафыннан 2018 елда ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Быел дәүләт тарихи-мәдәни экспертиза нәтиҗәләре буенча ул Бердәм тарих һәм мәдәният һәйкәлләре реестрына кертеләчәк.