Комитетта мәдәни мирас объектлары милекчеләре белән очрашу узачак

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

2020 елның 15 декабрендә Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитетында түгәрәк өстәл форматында очрашу узачак. Ул ««Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 27 статьясы нормаларын гамәлгә ашыру проблемалары» темасына багышлана.

Очрашу ТР Мәдәният министрлыгының актлар залында: Пушкин ур., 66/33, 4 кат узачак. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International