Казанда Петропавел соборының түбәсен төзекләндерү һәм фасадларны реставрацияләү тәмамланды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Октябрьдә Казан шәһәрендә Петропавел соборының фасадларын реставрацияләү һәм түбәсен ремонтлау төгәлләнде. Берничә ай дәвамында Владимирда реставрациядә булган фасад иконаларын урнаштыру да тәмамланды. Рәсем сәнгате реставрациясе белән бу юнәлештә иң яхшы белгечләр шөгыльләнде. Иконаларны реставрацияләүгә 25 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелде, фасадларны реставрацияләүгә һәм түбәне ремонтлауга 40 млн. сум акча тотылды.

Проект «Россия мәдәнияте» максатчан программасы кысаларында федераль бюджет хисабына финанслана. Хәзерге вакытта реставрациянең киләсе этабына әзерлек бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International