Татарстан Республикасы Казан тарихи җирлеген тотрыклы үсеше концепциясе өчен «Архитектура мирасы 2020» фестивалендә гран-при алды

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

17-19 сентябрьдә Санкт-Петербургта «Архитектура мирасы 2020» III Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальнең темасы шәһәр мохите контекстында тарихи һәм заманча ландшафт булды. Үзенең йөз еллык юбилее елында Татарстан Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясенә, мәдәният объектларына һәм монументаль сәнгать әсәрләренә багышланган, ТАССРның 100 еллыгына реставрацияләнгән, тарихи-мәдәни мирасны саклау, күренекле архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү өлкәсендәге комплекслы фәнни тикшеренүләргә багышланган зур экспозиция белән тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Казан тарихи җирлегенең тотрыклы үсеше концепциясе өчен «Архитектур һәм ландшафт мирасы объектларын саклауга юнәлдерелгән төбәк яисә муниципаль программалар» номинациясендә Гран-при алды. Зөянең Успенский соборын реставрацияләү «Архитектура мирас объектлары, архитектура һәйкәлләре, ансамбльләр, комплекслар буенча проектларны гамәлгә ашыру» номинациясендә «Иң яхшы саклау һәм үсеш объекты» смотр-конкурсының алтын дипломы белән билгеләнде. Казан архитектура-төзелеш университеты «Иң яхшы студентлар эше» смотр-конкурсының дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International