Бүген Казанда Клара Цеткин урамындагы бинаның бер өлеше ишелгән

2020 елның 12 сентябре, шимбә

Бүген Казанның  Клара Цеткин урамы, 18 нче йортта урнашкан бинаның бер өлеше җимерелде.

Бина мәдәни мирас объектларына кертелмәгән. 2017 елдан бина тарихи кыйммәткә ия шәһәр төзелеше объектларына кертелгән - Казан шәһәренең тарихи җирлеген саклау предметы булып тора.

Комитет һәм Татарстан Мәдәни мирас үзәге хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган тикшерү нәтиҗәләре буенча җимерелгән бинаның бер өлеше совет чоры төзелеше булып тора.

12 сентябрьдә Комитет тарафыннан бина милекчесенә, тарихи җирлекнең сак предметын саклау таләпләрен үтәүне исәпкә алып, авариягә каршы вакытлы эшләр башкару турында күрсәтмә җибәрелгән.

Хәзерге вакытта җимерелүнең ахыргы сәбәбе Комитет тарафыннан, шул исәптән компетентлы органнар белән берлектә билгеләнә. Шул ук вакытта хәзер үк җимерелүнең бер сәбәбе тарихи җирлекнең сак предметының сакланышын тәэмин итү буенча бина милекчесе тарафыннан чаралар күрмәү дип уйларга мөмкин.

Килеп чыккан хәлнең барлык шартлары ачыкланганнан соң тиешле чаралар күреләчәк.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International