Гомумроссия фәнни тикшеренү институты мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендәге кадрларга ихтыяҗны тикшерү максатыннан сораштыру үткәрә

2020 елның 4 июле, шимбә

Россия хезмәт министрлыгының Гомумроссия фәнни тикшеренү институты мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә ге кадрларга ихтыяҗны тикшерү максатыннан сораштыру үткәрә. Ул Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча уздырыла.

Сораштыруның максаты – оешмаларның мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә эшләүче белгечләр белән  тәэмин ителешен һәм белем бирү оешмалары әзерләп чыгарган белгечләр эшеннән канәгать булу дәрәҗәсен, бу өлкәдә персонал җыйгандагы авырлыкларны ачыклау, мондый белгечләрнең санын үзгәртү буенча киләчәккә планнар төзү.

Анкета түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган:  https ://itsecuritv2020,vcot.info/ Сораштыруны уздыру срогы – 2020 елның 15 июленә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International