Комитет рәисенең Җиңү көне уңаеннан котлавы

2020 елның 8 мае, җомга

Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән бөек бәйрәм - Җиңү көне белән котлыйм! 9 май - һәр Россия гаиләсендә үзенчәлекле көн, "күзләрне яшьләндерә торган" бәйрәм.

1945 нче елның Җиңү мае һаман ерагая бара. Еллар, дистә еллар үтә, әмма җиңүчеләр буынының үлемсез батырлыгын данлау арта бара, һәм сугышта батырларча көрәшкән һәм тылда үзләрен аямыйча эшләгән кешеләр алдында баш иябез.

Без, җиңүче-фронтовиклар токымы, әтиләребез һәм бабаларыбыз белән горурланабыз, һәм бу Җиңүнең нинди бәя белән яулануын бервакытта да онытмаячакбыз. Без сугыш кырларында ятып калган кешеләрне хөрмәт белән искә алабыз, тыныч вакытта безнең арадан киткән ветераннар өчен кайгырабыз. Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән каһарманнарга мәңгелек хәтер һәм дан!

Җиңү көне белән! Һәр йортка сәламәтлек, шатлык, иминлек һәм тынычлык!

Иван Гущин,
Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International