Әтнә районындагы «Даутов йорты, XIX гасыр»га реставрация һәм куллану проекты әзерләнгән

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты ТРның Әтнә районы Олы Әтнә авылында урнашкан «Даутов йорты, XIX гасыр» төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объектын ремонт-реставрацияләү эшләренә фәнни-проект документларын килештерде.

Проект бинаның агач йөзен чистартып, декорның югалган элементларын торгызуны, балкаларның җимерелгән участокларын алыштыруны, түбә ремонтлауны, тарихи үрнәкләр нигезендә тәрәзә яңакларын алмаштыруны, ишекләрне һәм өй алдын реставрацияләүне, балюстрад конструкциясенең бөтенлеген торгызуны күздә тота. Моннан тыш, тарихи койма һәм капканы реставрацияләү, территорияне төзекләндерү каралган.

Даутов йорты буенча эшләр бинаны музей-экспозиция киңлеге сыйфатында  куллануны күздә тота. Объект Әтнә районы туган якны өйрәнү музее тарафыннан тулысынча файдаланылачак.

Әтнәнең иң бай сәүдәгәрләренең берсе Гатаулла Даутовның утары Олы Әтнәдә иң аутентик һәм иң кызыклы корылма санала.  Бу Казан артының сакланып калган бик аз агач төзелеш сәнгате объектларының берсе, ул Татарстанның торак архитектурасы һәйкәлләре исәбенә керә.

Сакланып калган утар корылмалары комплексы мезониналы ике катлы торак йорттан, ат абзарлары, кладовойлар, мунчалар, кибет, койма, ике капкадан тора (чиста һәм хуҗалык ишек алдына). Барлык корылмалар да 1895 ел - XX гасыр башында төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International