Татарстан Республикасы Президенты шәһәр төзелеше эшчәнлеге буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чарада комитет рәисе Иван Гущин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Фикер алышуга тәкъдим ителгән яңа объектларның күбесен Казан шәһәренең тарихи җирлеге чикләрендә торгызу планлаштырыла.

Комиссия кысаларында Павлюхин һәм Шаляпин урамнары буенча шәһәр төзелеше карарлары хупланды. Биредә озакламый дүрт торак йорттан торган торак комплексы барлыкка киләчәк. Калинин урамындагы кунакханә, Г.Тукай урамындагы бина, Карелия урамындагы торак йорт төзү проектлары хупланды.

Моннан тыш, Зөядә Успенская урамында күп функцияле үзәк биналары комплексын төзү, шулай ук Никольская урамындагы торак йортны реконструкцияләү буенча проект карарлары комиссия тарафыннан хупланды.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International