Җир кишәрлекләренең археологик экспертизасын карау срогы 45 көннән 15 көнгә кадәр кимеде

2020 елның 20 марты, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 10 мартындагы карары белән дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертелде.

Документ нигезендә җир кишәрлекләре хуҗалары өчен үзләштерелергә тиешле җирләргә тарихи-мәдәни экспертиза уздыру тәртибе гадиләштерелә. Җир, төзелеш яки башка хуҗалык эшләре башланыр алдыннан милекчеләр хәзер аның планлаштырылган эшләр белән турыдан-туры кагылган өлешенә генә экспертиза уздырырга тиеш.

Моннан тыш, экспертиза органы тарафыннан тикшерүнең һәм актны килештерүнең максималь срогы 45 тән 15 эш көненә кадәр кыскартыла. Бу срокта дәүләт органы сайтында экспертиза акты нәтиҗәләре турында мәҗбүри иҗтимагый фикер алышу да керә (7 эш көне).

Әлеге үзгәрешләр беренче чиратта төзүчеләр өчен финанс һәм вакытлы чыгымнарны киметүгә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, җирләргә экспертиза үткәрү мәсьәләсе турында 2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Эшкуарлык советының киңәйтелгән утырышында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышта билгеләп үткәнчә, әлеге процедураны мөмкин кадәр гадиләштерергә, экспертиза уздыру срокларын кыскартырга һәм аның бәясен киметергә кирәк.

РФ Хөкүмәте тарафыннан төзәтмәләр кертелгәнче, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетына алынган  кишәрлекләрнең экспертизасын карау вакыты 26 эш көне тәшкил итә иде.

Археологик разведкалар үткәрү зарурлыгы хәзерге вакытта яңа археология һәйкәлләрен ачыклау һәм саклау мөһимлегенә бәйле. Әлеге экспертиза нәтиҗәсендә 2015 елдан башлап республикада элек билгеле булмаган 65 археологик һәйкәл ачыкланды.

 

 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International