Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Казан Яшь тамашачы театры биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казан Яшь тамашачы театрын үстерү турында хәбәр итте. Шулай ук театр пространствосын үзгәртеп кору - биналарның функциональ тулылыгы һәм үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышынды. Төп идеяләр арасында - уен форматындагы коммуникацияләр, күпфункциялелек.
Театр директоры Айгөл Горнышева 2020-2030 елларга театрны үстерү стратегиясе турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучыларга Яшь тамашачылар театры биналарын фасадлауның берничә вариантын тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2017 елның декабрендә Рөстәм Миңнехановка театрның эчке ишегалдын, аның территориясен үстерү һәм алга таба театр чараларын үткәрү өчен файдалану концепциясе тәкъдим ителде. Концепция кысаларында биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен театр мәктәбе булган балалар үзәге, шулай ук остаханәләр, медиакорпус, ачык мәйданчык һәм башкалар оештыру күздә тотыла. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов Казан Яшь тамашачы театрын үстерү концепциясен эшләүне, театрга якын урнашкан тузган биналар файдалануны йөкләде.
Тарихи белешмә
Көнчыгыш клуб бинасы (сәүдәгәрләр җыены), XIX гасыр ахыры, хәзерге вакытта Яшь тамашачы театры бинасы (элеккеге Татар мәдәнияте йорты) - республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты. «Татарстан ТАССР территориясендә урнашкан мәдәният ядкәрләренең торышын яхшырту, аларны саклау, реставрацияләү һәм популярлаштыру чаралары турында» ТАССР Министрлар Советының 30.10.1959 елның 591 нче номерлы карары белән саклауга куелган.
1917 елдан соң биредә Татар мәдәнияте йорты ачыла (Шәрык клубы), анда күргәзмәләр оештырыла, татар драма труппасы спектакльләре куела. 1922-1924 елларда бина театр бинасы итеп үзгәртелә.
1940 елдан башлап бу бинада Ленин комсомолы исемендәге яшь тамашачы театры, хәзерге вакытта Казан яшь тамашачы театры эшли. Театрда эшләүчеләр биредә Максим Горький (бина диварында мемориаль такта шул хакта сөйли), татар актеры һәм эре мәдәният эшлеклесе Мохтар Мутин, артист һәм режиссер Нури Сакаев чыгыш ясавы, Салих Сәйдәшев үз концертларын оештыруы белән горурлана.
Театр ишегалдында урнашкан складлар бинасы (XIXгасырның 1 нче яртысы) ачыкланган мәдәни мирас объекты булып тора.