31 мартта Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында түгәрәк өстәл форматында «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкарьләр) турында»гы 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 45 статьясында каралган таләпләрне гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» темасына очрашу узачак.
Очрашу ТР Мәдәният министрлыгының актлар залында уза: Пушкин урамы, 66/33, 4 кат.
Башлана 11.00 сәгатьтә.
264-74-45 телефонына шалтыратып, алдан теркәлергә кирәк.