Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге утырышында катнашты.
Утырыш түгәрәк өстәл форматында узды, анда шәһәр халкы, архитекторлар, реставраторлар һәм активистлар тарихи мохитне саклау буенча сорауларны җиткерде.
Очрашуда Мергасов йортын, элеккеге хәрби госпиталь бинасын, 1552 елда һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлне реставрацияләү, мәгълүмати табличкаларда кимчелекләрне төзәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Иван Гущин ведомство карамагында туган якны өйрәнү һәм тарихчылар арасыннан аерым эксперт төркеме төзергә ниятләвен белдерде. Ул тарихи вакыйгалар белән бәйле аерым сорауларны хәл итә алыр иде.