Татарстан Республикасы буенча фәнни-методик совет яңа форматта эшләячәк

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

Комитет боерыгы белән мәдәни мирас буенча фәнни-методик советның яңа нигезләмәсе һәм составы расланды. Совет Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау өлкәсендә эшчәнлекне фәнни-методик тәэмин итү буенча даими эшләүче, коллегиаль, киңәшмә органы булып тора.

Совет составына 35 кеше керә. Бу - танылган архитекторлар, дәүләт тарихи-мәдәни экспертизасын үткәрү буенча экспертлар, реставраторлар, сәнгать белгечләре, эшчәнлекләре мәдәни мирас объектларын саклау белән бәйле төрле өлкәләрнең әйдәп баручы галимнәре һәм белгечләре.

Совет турындагы Нигезләмә нигезендә секцияләр буенча эш планлаштырыла: мәдәни мирас объектларын саклау секциясе, объектларны төзекләндергәндә һәм җайлаштырганда конструктив йогынтыны бәяләү секциясе, мәдәни мирас объектларын һәм тарихи җирлекләрне дәүләт исәбенә алу секциясе, археологик мирас объектларын саклау секциясе. Комплекслы мәсьәләләрне карау кирәк булганда, секцияара утырышлар үткәрелерегә мөмкин. Бу профессиональ рәвештә сыналган коллектив карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

 Комитет боерыгы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://okn.tatarstan.ru/rus/nauchno-metodicheskiy-sovet-3705237.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International