Яшел Үзәндә данлыклы «Полукамушки»ларда ремонт эшләре тулы куәтенә бара

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Комитет рәисе Иван Гущин Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин белән бергә Энгельс урамындагы 8 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт үткәрүне тикшерде. Барлык төзелеш эшләре 2019 ел ахырына тәмамлау планлаштырыла.

2017 елның октябреннән әлеге йортлар истәлекле урын – җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты чикләрендә урнашкан тарихи кыйммәтле объектлар исемлегенә керә һәм дәүләт саклавында тора.

Киң күләмле композицияне формалаштырып, күрше-тирәдәге 18 башка йорт шулай ук мәдәни мирас объектын саклау предметына керә. Аларга карата район Башкарма комитеты якын арада потенциаль инвесторларга милек сату буенча конкурс процедураларын үткәрергә ниятли.

Бүгенге көндә тарихи кварталда тарихи мирасны юкка чыгара торган янгыннар чыга, алар инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен җитди киртә булып тора.

Кыенлыкларга карамастан, республика җитәкчелеге тарафыннан тарихи кварталны саклау буенча куелган бурыч үтәләчәк, объектлар торгызылачак һәм «икенче тормыш» алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International