Комитет рәисе Иван Гущин Кама Тамагы районының Архангел Кляри авылында мәдәни мирас объектында ремонт-реставрация эшләренең барышы белән танышты. Биредә 18 гасыр агач чиркәве реставрацияләнә.
Хәзерге вакытта конструкцияләрне маркировкалау һәм тикшерү эшләре бара. Реставратор Александр Попов һәм муниципаль район җитәкчелеге белән ачык һавада агач төзелеше сәнгате музеен булдыру өлешендә территорияне үстерүнең проблемалы мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.