Татарстан Республикасы мәдәни мирасны саклау комитеты рәисе Иван Гущинның Россия көне уңаеннан котлавы

2019 елның 12 июне, чәршәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия бәйсезлеге көнен билгеләп үтәбез. Россия көне - бөтен россиялеләр өчен да уртак бәйрәм. Милләтебез һәм динебез нинди булуга карамастан, без -бердәм дәүләт гражданнары.

Сезне чын йөрәктән Россия көне белән котлыйм!  Ватаныбызның тарихын белергә, аның гореф-гадәтләре белән горурланырга, үсешенә шәхси өлеш кертергә телим. Россиянең төп байлыгы - без үзебез, анда яшәүче кешеләр. Бәхет, сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек сезгә!  ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International