Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинның Ураза бәйрәме уңаеннан котлавы

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне якынлашып килүче Ураза бәйрәме уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм! Ураза бәйрәме - күңел өчен бәйрәм, күтәренке кәеф бәйрәме. Ул мөселманнар арасында иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Бу көннәрдә кешеләр үз җаннарын чистарту өчен мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр эшлиләр, мохтаҗларга ярдәм итәләр, мәрхәмәт кылалар. Бу бәйрәм тупланган рухи тәҗрибәне аңлау вакыты булып тора. 
Ураза бәйрәме чын бәхет һәм шатлык бәйрәме булсын! Бу бәйрәм көнендә тормышта булган барлык кешеләрнең кадерен белүләрен, беркайчан да игелекле эшләргә көчләрен кызганмауларын телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International