Россия һәм Греция «Татар-информ»ның туры эфирында мәдәни мирасны саклау турында килешүгә кул куячаклар

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Меморандум «Архитектура мирасы» халыкара катнашучылар белән фестиваль кысаларында Бөтенроссия конференциясе нәтиҗәләреннән берсе булачак.

Иртәгә, 22 майда, Казан Кремлендә халыкара катнашу белән «Архитектура мирасы» икенче Бөтенроссия фестивале старт ала. 24 майда, әлеге зур вакыйга чаралары кысаларында мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия конференциясе һәм Бөтенроссия археология семинары узачак. «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексыннан турыдан-туры трансляциядә әлеге фәнни-гамәли форумнар, шулай ук Россия һәм Греция арасында гомуми мәдәни мирасны саклау һәм арттыру өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы Меморандумга кул куюны «Татар-информ» МА сайтында сылтама буенча күрергә мөмкин булачак.

Бөтенроссия конференциясе дә, археологлар семинары да «Архитектура мирасы» фестиваленнән тыш, республикада 2019 елда билгеләп үтелүче һәйкәлләрне саклау буенча дәүләт структуралары оешуга 100 ел тулуга багышланган. Турыдан-туры трансляция 24 майда 10.00 сәгатьтә башланачак һәм 16.00 сәгатьтә тәмамланачак.

 Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Мәдәният Министрлыгы департаменты директоры Роман Рыбало, Россия Архитекторлар берлеге президенты Николай Шумаков (узган ел Казанга «ЭкоБерег» фестивален үткәрү өчен килгән иде), Россия ИКОМОС президенты Александр Кудрявцев һәм Греция ИКОМОС Президенты Атанасиос Накасисисис катнашачак.

Моннан тыш чарада заказ бирүчеләр һәм реставрация эшләрен башкаручылар, музей-тыюлыклар вәкилләре, меценатлар һәм мәдәни мирас объектлары милекчеләре, халыкара оешмалар һәм реставрация буенча белгечләр, мәдәни мирасны саклау һәм өйрәнү өлкәсендә профессионаллар чыгаручы уку йортлары тәкъдим ителәчәк.

Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән белгечләр мирас объектларын саклау буенча тәҗрибә уртаклашачак, Россия законнарында ЮНЕСКО объектлары, шәхси-дәүләт партнерлыгы механизмы, агач төзелеш сәнгате һәм башкалар турында фикер алышачаклар.

(Казан, 21 май, «Татар-информ», Оксана Романова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International