Кадерле дуслар!
Сезне Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көнен белән тәбрик итәм.
Бай тарихлы, мәдәни мирасны саклау бүгенге көннең өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора.
Татарстан Республикасында дәүләт саклавында биш меңнән артык архитектура, шәһәр төзелеше һәм археология объектлары бар. Ел саен дистәләгән бина төзекләндерелә һәм «икенче тормыш» ала. Моның ачык мисалы һәм безнең аерым горурлыгыбыз - ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Бөтендөнья мирасы объектларында масштаблы эшләр үткәрү. Бу - Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы, Болгар тарих-археология комплексы, Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре.
Мирасны саклау эшенә иҗтимагый берләшмәләр, Бөтенроссия Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау җәмгыяте вәкилләре, шәхси инвесторлар, биналарның милекчеләре, хәйриячеләр һәм меценатлар зур өлеш кертә. Һичшиксез, бүген безнең тарихи мирас дәүләт һәм иҗтимагый ярдәмгә генә түгел, ә республиканың һәр кешесенең сакчыл мөнәсәбәтенә мохтаҗ. Бергә без күп нәрсәгә сәләтлебез!
Бу бәйрәм көнендә барыбызга да тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау эшендә яңа казанышлар, дөрес карарлар, ышанычлы ярдәмчеләр һәм фикердәшләр телисе килә!