Татарстан Республикасы законы проекты икенче укылышта каралды

2019 елның 12 апреле, җомга

11 апрельдә Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында катнашты.

Утырышта «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында «Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында» 566-5 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты каралды, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары закон проектын икенче укылышта кабул итте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге проект республика законнарын федераль законга туры китерү максатларында әзерләнгән.

Закон проекты белән түбәндәгеләр күздә тотыла:

- мәдәни мирас объектларында мәгълүмати язуларны һәм атамаларны урнаштыру тәртибен, аларның эчтәлеген, шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан мондый язуларны урнаштыру һәм карап тоту проектлары составына таләпләрне билгеләү;

- Татарстан Республикасы милекчесе вәкаләтләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органы, шулай ук Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау органы тарафыннан мәгълүмати язулар һәм атамаларны урнаштыру очраклары;

- мәгълүмат язулары һәм билгеләмәләре билгеләнми торган мәдәни мирас объектлары исемлеге, аерым алганда, мәгълүмати язулар һәм атамалар билгеләнми:

- ачыкланган мәдәни мирас объектларына,

- археологик мирас объектлары,

- истәлекле урыннар,

- аерым җирләү, некрополия булган мәдәни мирас объектларына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International