Комитетта мәдәни мирас объектларына волонтерлар җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2019 елның 29 марты, җомга

28 мартта Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетында мәдәни мирас объектларында ремонт эшләре башкару өчен волонтерлар җәлеп итү темасына түгәрәк өстәл үткәрелде.

Чарада Иван Гущин, комитет вәкилләре, мәдәни мирас объектлары милекчеләре, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, «ВООПИиК» ТРО рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова, «Том Сойер Фест» фестивале координаторлары, реставраторлар һәм архитекторлар - реставраторлар катнашты.

Фикер алышуларда «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында» 2002 елның 25 июнендәге 73-ФЗ номерлы Федераль законның 45 статьясында каралган мәҗбүри таләпләрне куллануның проблемалы мәсьәләләре тикшерелде.   Федераль законга кертелгән үзгәрешләр мәдәни мирас объектларын саклау буенча аерым төр эшләр башкаруда волонтерларның (иреклеләр) катнашу мөмкинлеге өлешендә; мәдәни мирас объектларын саклау буенча шундый эшләр төрләре буенча тәкъдимнәр, шулай ук аларны гамәлгә ашыру вариантлары карап тикшерүгә кертелде. Киңәшмә барышында катнашучылар фикере тыңланды.

Мәдәни мирас объектларын саклау эшләрендә ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) катнашу үзенчәлекләрен билгеләүче тәртип турында фикер алышкан вакытта, мәдәни мирас объектлары милекчеләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, комитет һәм ТРО «ВООПИиК» ның Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы адресына Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан раслау һәм Татарстан Республикасы эшендә алга таба файдалану өчен методик рекомендацияләр эшләү мөмкинлеге турындагы уртак хаты җибәрү турында Карар кабул ителде.

Чарага түбәндәге сылтама буенча кереп, комментарий калдырырга мөмкин: перейти.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International