Комитет рәисе Мәдәни мирас объектларын ачык аукционда сатуны оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашты

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Комитет рәисе Мәдәни мирас объектларын ачык аукционда сатуны оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашты

Бүген Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан оештырылган Казан шәһәре, Бауман урамы, 32нче һәм 34нче йортлар адресы буенча урнашкан “В.И.Щитинкин йорты, 1841-1844 еллар” төбәк дәрәҗәсендәге әһәмияткә ия мәдәни мирас объектын һәм “В.И.Щитинкин йорты, XIX гасыр башы, 1856-1857 елларда үзгәртеп төзелгән” ачыкланган мәдәни мирас объектын аукционда сатуга багышланган киңәшмәдә катнашты.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев министрлыкның Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының суд карары буенча алынган мәдәни мирас объектларын (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) сату буенча аукцион үткәрү тәртибен раслау проектын эшләвен әйтте. Ул Комитет белән расланганнан соң ТР Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.

Комитет рәисе Иван Гущин үз чиратында әлеге мәсьәлә буенча беренче чираттагы бурычларны билгеләп узды. Бу проект-смета документларын эшләү, дәүләт тарихи-смета экспертизасын үткәрү һәм милекне бәяләүгә кагыла. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча анда катнашучылар “юл карта”сын эшләү турында килеште.

Фото ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте тарафыннан тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International