Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнары съезды
Вологда шәһәрендә Бөтенроссия тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау органнары съезды ачылды. Аның эшендә илнең 80 төбәгеннән җыелган 300дән артык белгеч катнаша.
Ул Россия Федерациясендә мәдәни мирас обектларын торгызу һәм саклап калуга кагылышлы актуаль темалар хакында фикер алышу өчен иң зур мәйданчык санала.